Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 октябрь 2019, 13:31

Радий Хәбировка мөрәҗәгатьне ничек язарга?

Социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбировның күпсанлы ялган аккаунтлары пәйда булды. Аларда төбәк җитәкчесе исеменнән шикаятьләр җыела һәм төрле вәгъдәләр бирелә, әмма аларны үтәргә җыенучы юк. Кем һәм нинди максат белән моны эшли -- билгеле түгел. Андагы аңлатмаларны беркем дә контрольдә тотмый һәм Радий Хәбиров аларны күрми.

Әгәр сез чыннан да төбәк Башлыгына социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итәргә теләсәгез, “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” яисә “Фейсбук”тагы рәсми битләреннән файдаланыгыз.
Республика Башлыгы Хакимияте каршындагы эшче төркем хезмәткәрләре социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып бара һәм проблемаларны хәл итәргә тырыша.
Радий Хәбировның барлык сәхифәләре дә верификацияләнгән, ягъни социаль челтәр хакимияте аларның чыннан да аныкы булуына инанган. Верификацияләнгән аккаунт янындагы исеме янәшәсендә зәңгәр галочка куела. Бу статик күренеш түгел — әгәр аңа компьтер “тычкан”ы курсоры белән шуңа китерсәң, "расланган профиль" яисә "расланган бит" дигән язу пәйда булачак.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: