Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2019, 16:25

Сез ризамы? Без риза!

Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Яңа ел бәйрәмнәре вакытында алкогольне күпләп куллануны чикләү буенча чаралар күрергә ниятли.

— Проблема дөрес куелган, — ди парламент Рәисе Константин Толкачев. — Кызганычка каршы, Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать тәртибен бозу, юл-транспорт фаҗигаләре, янгыннар, алкоголь куллану нәтиҗәсендә җинаять кылу очраклары саны арту күзәтелә. Халыкның бер өлешендә бәйрәм мотлак күпләп алкоголь куллану белән ассоциацияләнә, бу “традиция” еллар дәвамында формалашты. Шул ук вакытта, җәмгыятьтә икенче тенденция — сәламәт тормыш рәвешенә омтылу да күзәтелә. Аны хупларга, Яңа ел бәйрәмнәрендә спорт белән шөгыльләнү, мәдәни чаралар үткәрү мөмкинлекләрен киңәйтергә кирәк. Икенче яктан, бу көннәрдә алкогольне ирекле сатуны чикләү максатында республика законнарына үзгәрешләр кертергә мөмкин.Константин Толкачев билгеләвенчә, Дәүләт җыелышы бу мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр кабул итә башлаган. Аларны парламент сайтындагы электрон кабул итү аша кертергә мөмкин.
—Без Иҗтимагый палата, профсоюз оешмалары, муниципалитет җитәкчеләре белән консультацияләр үткәрәбез, — диде Константин Толкачев. — Киң җәмәгатьчелекне дә хезмәттәшлеккә чакырабыз. Бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрне тыңларга әзербез.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: