Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2019, 18:09

Әлбәттә, Песковка моны аңлавы кыен...

"Росстат" русиялеләрнең ярты халкының акчасы бары тик иң кирәкле әйбергә, ягъни азык-төлек һәм кием-салымга гына җитүен күрсәткән.

РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, аңа гражданнарның керемнәре турында мондый мәгълүматның каян алынганын «аңлау кыен».
«Бу мәгълүматларны каян алалар, аңлавы кыен», — дигән Песков.
Ул, шулай ук, "Росстат"ның моңа кадәр булган тикшеренүләрен искә төшерә, анда русиялеләрнең 80 процентка якыны кирәкле әйберләрне ала алмый, ә өчтән бере хәтта яңа сезонга аяк киеме сатып ала алмый, диелгән иде. Песков фикеренчә, мондый тикшеренүләрне аналитик рәвештә кабул итәргә кирәк. «Социологлар һәм галимнәр аңлатсын», – дип ассызыклый Президентның матбугат секретаре.
Элегрәк "Росстат" Русия гаиләләренең керемнәре турында мәгълүмат бастырган иде. Алардан күренгәнчә, гаиләләрнең яртысы азык-төлек һәм кием генә сатып ала ала, шул ук вакытта озак файдаланудагы әйберләргә, мәсәлән, компьютер яисә суыткычка, акча җитми. Узган елдагы белән чагыштырганда, мондый гражданнар саны быел берникадәр арткан. Эшләмәүче пенсионерларның, күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрнең дә керемнәре аз.
Русиялеләр күбрәк экономияләргә мәҗбүр, башка тикшеренүләр дә шул турыда сөйли. Элегрәк НАФИ аналитик үзәге, катлаулы икътисади хәл аркасында русиялеләр медицина хезмәтләреннән, күңел ачулардан һәм ялдан баш тарта, дип белдергән иде. Өстәвенә, ил халкының яртысы диярлек ялларсыз эшли.
Әлбәттә, илдә иң бай кешеләрнең берсе булган Дмитрий Песковка моны аңлавы кыен...
Читайте нас: