Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 октябрь 2019, 17:49

"Алтын бишек» конкурсында Шулган авылы 3нче урын яулады!!!

"Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясендә "Алтын бишек - Золотая колыбель" конкурсында җиңүчеләр белән матбугат конференциясе булды.

Конкурс республикада инде берничә ел даими үткәрелә. Быел анда республиканың биш районыннан алты авыл катнашты. Gtrk.tv сайтында чарада катнашучылар өчен тавыш биреп була иде. Нәтиҗәдә, Учалы районының Бәләкәй Казаккул авылы җиңүче буларак табылды. Бу авыл 27294 тавыш җыйды.
"Иң яхшы гаилә-2019" номинациясендә Әбҗәлил районының Абдулмәмбәт авылында яшәүче Насыйровлар җиңде. Алар 8534 тавышка ия булды.
Безнең районның Шулган авылы19743 балл җыеп, дәрәҗәле 3нче урынга, «Алтын бишек» телевизион конкурсында актив катнашуыгыз өчен» дип исемләнгән диплом һәм махсус призга лаек булды! Афәрин!
Читайте нас: