Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2019, 13:36

Радий Хәбиров: Бу өч районга оят булырга тиеш

Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сыерлар санын саклау буенча күрсәткечләр өчен өч районга “оят” булырга тиеш дип белдерде.

Республиканың авыл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Илшат Фазрахманов чыгышында китерелгән күрсәткечләрдән соң Радий Хәбиров: “Шаккаткыч, ни өчен Дүртөйле, Стәрлетамак, Чишмә районнары минус билгесе белән килә? – дип сорады. – Аскын булса аңлар идем, анда башка бурычлар, хәлләр башкача. Әмма бу өч район... игътибар бүләргә кирәк. Башлыклар активрак эшләсеннәр. Дүртөйле, Чишмә, Стәрлетамак районнарына сөт, авыл хуҗалыгы буенча кызыл зонада тору оят булырга тиеш”.
Саннарга килгәндә, Стәрлетамак районында сыер малы башы күрсәткече – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 98,2 процент, Дүртөйледә – 98,5 процент, Чишмә районында – 82,9 процент.
«Өмет» сайтыннан.
Читайте нас: