Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2019, 12:56

“Соңгы тукталышта чык, мин сиңа күрсәтермен!”

Уфада автобус водителе пассажирны явызларча кыйнаган.

Көпә-көндез 272нче маршрутта булган бу хәл. Ир автобус водителе сүз белән кыерсыткан бер кызны яклашкан. Алар сугыша башлаган.
Кыз банк картасы белән түләргә теләгән. Терминалдан чыккан чекта күбрәк сумма тотылып калынуы ачыклангач, кыз сдача кайтаруны сораган, ләкин җавапка сүгенү сүзләре генә ишеткән.
Водитель юл буе кызга һәм аны яклашкан иргә начар сүзләр яудырып килгән. БДУ тирәсендә ул автобусын туктаткан һәм иргә ташланган. Сугышучыларның көчләре тигез булмаганлыктан, водитель җиңә башлаган. Кыз елый-елый бу хәлне смартфонына төшергән.
Кызга да бераз эләккән, “матур” сүзләрдән тыш, ул “Соңгы тукталышта төш, мин сиңа күрсәтермен!” дигән янау сүзләре дә ишеткән...
Автобустагы ямьсез хәлләрнең беренчесе генә түгел бу. Кайчан бетәр икән мондый күренешләр?..
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: