Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2019, 10:40

Тагын бурыч кичердек

Бурыч. Әйтергә кыска гына, әмма кайчакларда бигрәк озакка сузылган, күңелгә авыр булган шомлы сүз. Бурычлы үлмәс, дисәләр дә, аңардан тизрәк котылу мең яхшы. Илебез дә артык баш ватып тормый, күрәсең. Тиз котыла: әле бу , әле теге илнең миллиардлаган бурычларын гафу итә.

Соңгы көннәрдә бу хәбәр барлык яңалык порталын «шартлатты» - Русия Африка илләренең 20 млрд доллардан артык бурычларын кичерде. Бу хакта РФ президенты В.Путин белдерде. Ил башлыгы Африка континентына даими рәвештә ярдәм күрсәтелеп торуын әйтте. Бу континентка үсешергә ярдәм йөзеннән төрле халыкара структуралар кысасында эшләнә икән.
Ә менә фәлән авылдагы 85 яшьлек әби ут өчен акчасын күпмедер соңлаткан иде, гафу итә алмадылар. Шунда ук барып, шартлатып өзеп куйдылар. Нигә ул вакытлы-вакытсыз чирләп киткән?! Түләсен иде!
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: