Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 октябрь 2019, 00:08

Курыкмый йөриләр бит әле

Уфаданың Затон бистәсендә балалар мәктәпкә зират һәм гаражлар аша йөрергә мәҗбүр. Өстәвенә, укучылар үтеп йөри торган юллар яктыртылмый. Урындагы хакимият әлеге мәсьәләне хәл итүне тагын биш елга якын көтәргә куша.

Урындагы хакимият мәсьәләне хәл итүне тагын биш ел көтәргә куша.
Уфаданың Затон бистәсендә балалар мәктәпкә зират һәм гаражлар аша йөрергә мәҗбүр. Өстәвенә, укучылар үтеп йөри торган юллар яктыртылмый. Урындагы хакимият әлеге мәсьәләне хәл итүне тагын биш елга якын көтәргә куша.Мәктәптән Тихая Слобода авылына кадәр кайту өчен балаларга ике километр юлны узарга кирәк. Алар юлында — тар тыкрыклар, пычрак сукмак, сул яклап - куркыныч зират һәм уң якта - тагын да куркынычрак гаражлар кооперативы. Мондагы караңгы юллардан укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә тыныч кына үтә алмый. Еш кына балаларга бомжлар, сукбай этләр һәм хәтта еланнар да очрый.
Биредәге халык мэриядән мәктәп автобусын сорап караган, тик җавап булмаган. Утлар кую буенча урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итү дә бернинди нәтиҗә китермәгән. Бу урыннарда 20 елдан артык берни дә үзгәрми икән.
соөиалҗ челтәрләрдән
Читайте нас: