Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 ноябрь 2019, 11:18

Этнографик диктант язуда халык зур активлык күрсәтә

Ул илнең һәр төбәгендә оештырыла. Бүген Халыкара “Зур этнографик диктант” язу чарасы уза. Ул гражданнарның илдә яшәүче халыклар турындагы һәм этномәдәни белемен ачыклау максатында оештырыла.

Илдә бу чара дүртенчегә уздырыла. Былтыр, мәсәлән, 392 мең кеше диктант язды.
Республикада да бу чара киң колач алып башкарыла.
Район үзәк китапханәсендә дә бүген этнографик диктант язылды. Чараны оештыручылар диктант язарга алдан бик күп кеше теләк белдерүен, әмма катнашучылар аннан да күбрәк булуын билгеләде.
— Диктант 30 сораудан тора. Шуның унысы — Башкортстан турында. Чарада катнашучыларга 45 минут вакыт бирелә. Диктант язучылар арасында укучылар да, өлкәннәр дә бар.
- Үзебезнең тарихыбызны, тамырларыбызны белергә тиешбез. Моны өлкәннәр дә, яшьләр дә яхшы аңлый, шуңа да диктант язуда халык активлык күрсәтә. Диктант язучыларның белеме 100 балл системасы ярдәмендә тикшерелә, - биләмәара китапханәләр системасы директоры Гөлшат Вафина
Читайте нас: