Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 ноябрь 2019, 10:38

Техосмотрлар кемгә тапшырылыр?

Русия Икътисад министрлыгы техник тикшерүне кабаттан Эчке эшләр министрлыгына кайтарырга кирәк, ди.

Икътисад министрлыгы шундый тәкъдим белән Хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән. Белүегезчә, транспорт техник тикшерүен 2011 елга кадәр, Эчке эшләр министрлыгының транспорт теркәү подразделениясе үткәрә торган иде. Дәүләт Думасы язгы сессиядә, техник тикшерүгә үзгәрешләр кертү буенча законга өстәмәләр кертте. Яңа законга ярашлы, техник тикшерүсез хәрәкәт итүче водительләргә, 2 мең сум күләмендә штраф салыначак. Диагностика үткәрмичә генә карта сатучы техник тикшерү станциясе операторларына 10 мең сум күләмендә штраф каралган. Әлеге закон 2020 елның сентябрь аенда гамәләгә керәчәк. Әмма Эчке эшләр министрлыгы моңа әзер түгеллеге хакында белдерә. Чөнки министрлыккка караган техник тикшерү станция биналары башка максатларда файдалануга күчерелгән. Техник тикшерү үткәрү өчен штатны арттыру да сорала.
-2011 елда, техник тикшерү шәхси оешмаларга тапшырылганнан соң, техник күзәтчелек белән шөгыльләнүче квалификацияле хезмәткәрләр китеп бетте. Техник белемле хезмәткәрләрне яңадан әзерләргә кирәк булачак. Бу тиз арада башкарыла торган эш түгел. Яңадан биналар алу һәм аларны җиһазландыру, тикшерү корылмаларын урнаштыру бик күп чыгымнар таләп итәчәк, - ди “Техэксперт” союзы директоры Сергей Зайцев.
Чыганак: kommersant.ru
Фото: kp.ru
Читайте нас: