Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 ноябрь 2019, 17:10

Коткарып кала алмадык...

5 ноябрьдә Тәтешле районында бер йортта янгын чыгып, ике баласы белән ананың гомерен өзгән иде.

Гаилә башлыгы һәм биш яшьлек кызчык исән калганнар. Әтиләре Илшат шушы баласын гына коткара алган. Сабыйның йөзе пешкән, әле аның хәле канәгатьләнерлек. Ә әтисе һәм зыян күргән тагын ике ир авыр хәлдә. Алар барысы да Уфадагы Тән пешү үзәгенә китерелгән.
“Гаиләне имин, тырыш буларак беләбез. Йортларын төзеп бетереп киләләр иде. Яшәргә дә яшәргә иде әле. Коточкыч фаҗига. Үз ягымнан Илшатка һәм аның кызына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә сүз бирәм. Алар дәваханәдән чыгуга йортларын төзеп бетерәчәкбез”, — дип язган социаль челтәрдә район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.
Читайте нас: