Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 ноябрь 2019, 00:04

Радий Хәбиров бюджетникларга хезмәт хакын күтәрергә вәгъдә бирде

Радий Хәбиров бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә 2020 елда хезмәт хакын күтәрергә вәгъдә бирде. Бу хакта ул үзенең Фейсбук социаль челтәрендә язып чыкты.

“Алдагы елга бюджетниклар хезмәт хакына быелга караганда 1,6 миллиард сумга артыграк акчалар юнәлтәчәкбез. 3 ел эчендә бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы үсеше 9,7 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу өстәмәне һәркем сизәчәк. Алдагы елда гражданнарны социаль тәэмин итүгә тагы да артыграк чыганаклар (3,2 миллиард сумга) бүленәчәк. Бу үзгәреш республиканың 2 миллион халкында турыдан-туры күренәчәк, - дип билгеләде төбәк башлыгы.
Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, ихаталар, подъездлар, лифтлар, водоканаллар ремонтлауга һәм торак пунктларны яктыртуга моңа кадәр күз алдына да килмәгән акчалар – 14,1 миллиард сум каралган.
“Соңгы 3 елда төбәктәге льготалы категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итү чыгымнары 2,3 тапкырга арткан (3,1 миллиард сумга якын). Монда федераль бюджет чыганакларын да җәлеп итәбез (1 миллиард сумнан артык). Сәламәтлек саклау системасындагы чыгымнар күләме (мәҗбүри медицина страховкалавын исәпкә алганда), 2020 елда 91 миллиардка җитәчәк, - дип белдерде Радий Хәбиров. Бу саннарны без Дәүләт җыелышына җибәрдек. Депутатлар акчаларны бары тик гражданнар тормышын яхшыртыр өчен генә тотынырга тырышуыбызны хуплар дип өметләнәм”.
Читайте нас: