Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 ноябрь 2019, 21:30

Безнең республикада мондый күләмдә эш башкарылганы юк иде әле

9 ноябрь көнне рәсми рәвештә Абзак карьерында Metso ваклап сату-сортлау комплексы ачылды. «Башкиравтодор» оешмасының карьер өчен сатып алган торле фракцияләрдә вак таш чыгару буенча яңа җайланма инерт материаллар җитештеруне өч тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, бу ваклау комплексы Абзакның югары сыйфатлы вак ташын республика юл хуҗалыгында кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Бу юл тармагын үстерүнең Башкортстанда гына түгел, Идел буе һәм Уралда да яңа бите булачак. “Башкортстан Республикасы Башлыгы биргән боерыкны тулы күләмдә үтәргә һәм Башкортстан юлларын республикада җитештерелгән материаллар белән төзергә мөмкинлек булачак”, - дип белдерде ул. 2024 елга кадәр эш күләмен ике тапкырга арттыру планлаштырыла. Быел 1200 чакрым юл төзекләндерелгән, өстәмә 940 чакрым юлга таш салынган, 28 күпер кулланылышка тапшырылган. “Безнең республикада мондый күләмдә эш башкарылганы юк иде әле”, - ди җитәкче.
Дәүләт комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, 2019 елда 2 млн тоннага якын инерт материаллар кулланылган. Аның яртысын Екатеринбург, Чиләбе өлкәсеннән сатып алганнар. Сафка кертелгән яңа комплекс исә үзебезнең таләпләребезне тулысынча канәгатьләндерә алачак.
Белорет районы хакимияте башлыгы Владислав Миронов Абзак карьерын һәр дәвердә дә юл тармагын сыйфатлы материал белән тәэмин итүен билгеләп үтте.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
  • Читайте нас: