Язылу чоры барышында төрле конкурслар булыр, дип вәгъдә иткән идек. Сүзебездә торып, без декабрь ахырында бик зур чара оештырырга булдык: редакциягә килгән квитанцияләр арасында спонсорлардан күләмле бүләкләр уйнатачакбыз. Алар:
Әлеге конкурста катнашу өчен алты айдан да ким булмаган вакытка «Тәтешле хәбәрләре»нә язылырга һәм квитанция күчермәсен редакциягә хат аша юлларга яки китереп бирергә кирәк.
Декабрь ахырында узачак бүләк уйнатуда бары тик квитанция хуҗалары гына катнашачак – күршесе, туганы, авылдашы, дип бүләкләрне тапшырмыйбыз. Гаилә әгъзасы булса ярый, әмма һәр очракта да үзегез белән квитанция оригиналы булу мотлак.
Язылыгыз, катнашыгыз, отыгыз, дуслар!