Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 ноябрь 2019, 18:25

Күрше генә түгел, туганнар да

Башкортстан һәм Татарстан парламентлары рәисләре 13 ноябрь көнне арытабангы хезмәттәшлек хакындагы меморандумга кул куйды.

“Бу чираттагы тапкыр безнең күрше генә түгел, ә тугандаш республикалар икәнебезне раслый, - диде Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачёв. – Татарстанның тормышының барлык өлкәләрендәге уңышларына һәрчак ихластан сөенәбез. Алар башлыча Дәүләт Советының законнар чыгарудагы нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында ирешелгән.
Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин уртак эш рспубликаларның башлангычларын федераль дәрәҗәдә күтәрергә ярдәм итә дип белдерде: “Башкортстан Корылтаенда без тулы яклау табабыз һәм күп сораулар буенча бергә чыгыш ясыйбыз. Федераль үзәктә моңа җитди игътибар итәләр. Ялгызыбыз гына булсак, без болай ишетелмәгән булыр идек. Моның өчен мин сезгә рәхмәтле. Күп нәрсәдә без сездән үрнәк алабыз. Бездән дә алыр нәрсәләр бар. Безнең көч - бердәмлектә”.
Имзаланган меморандум төрле өлкәләрдәге эшчәнлектә килешенгән сәясәт булдыру һәм алып баруны күзаллый.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: Горобзор.
Читайте нас: