Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 ноябрь 2019, 22:00

Русия айныймы?

Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы (ОЭСР) әзерләгән докладтан күренүенчә, Русиядә аракы эчү ун ел эчендә кискен кимегән икән.

Хәзер дөньяда иң күп эчүче ил булып Литва санала. Анда һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә елына 12,3 литр исерткеч эчемлек туры килә.
Русиядә 11,1 литр гына. Ун ел элек ул 18 литр чамасы иде. Иң аз исерткеч кулланган илләр арасында Индонезия, Төркия, Израиль, Һиндстан бар.
Әмма ОЭСР мәгълүматлары шик тудыра. Ник дисәң, доклад Русия кибетләрендә сатылган аракыны гына саный. Көмешкә, яшерен аракылар исәпкә кермәгән. Ә Русия халкының байтагы, кибетнеке кыйммәт булганга күрә, шуларга күчте.
" Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: