Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 ноябрь 2019, 22:30

Киләсе елда эшсезлек буенча пособие күпме булачак?

Росстат мәгълүматлары буенча, июнь-август айларында Русиядә эшкә яраклы 75,5 миллион кеше исәпләнгән. Шуларның 3,3 миллионы – эшсезләр, шул исәптән, 24 проценты — 25 яшькә кадәрге яшьләр, 18,1 проценты — 50 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр. Эшсезләрнең уртача яше – 35,5.

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган карардан күренүенчә, киләсе елда Русиядә эшсезлек буенча пособие элекке күләмдә калачак. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Пособие күләме - 1,5-8 мең сум, пенсия алды яшендәге кешеләргә исә 11,28 сумга якын тәшкил итәчәк."РИА Новости" агентлыгы үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, узган җәй нәтиҗәләре буенча эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе – Мәскәүдә, иң югарысы Ингушетиядә билгеләп үтелгән.

Искиткеч табигый байлыклары булган илебез үзебездә үстереп булган азык-төлеккә кадәр чит илдән сатып алганда, эшсез халыкның саны кимүгә бармас инде...
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: