Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 ноябрь 2019, 21:35

Балалы гаиләләрнең 70 проценты ярдәм алачак

Киләсе елдан илдә бәләкәй балалары булган гаиләләрнең 70 процентына социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

Әле аларның яртысы гына пособие ала. Киләсе елдан беренче һәм икенче балага пособие түләү программасын киңәйтү турында карар кабул ителәчәк. Пособие өч яшькә кадәр түләнәчәк.
2020 елда тууны арттыруны дәртләндерү программасына - 90 миллиард сум, беренче һәм икенче балага пособие түләү өчен 100 миллиард сум акча акча юнәлтеләчәк.
Читайте нас: