Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 ноябрь 2019, 15:35

Башкортстан делегациясе Австриядә юл төзелеше технологияләрен эзли

Австриядә республика хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе ASFINAG компаниясе вәкилләре һәм эшлекле даирәләре белән очрашты.

Фирмага Башкортстанда пилот мәйданчыгын карау тәкъдим ителде, дип хәбәр иттеләр республика хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.
Австриянең транспорт министры Андреас Райхарт Башкортстан экспертлары өчен тематик семинарлар оештырырга әзер булуларын белдерде һәм хәрәкәтне оештыру, транспорт агымнарын контрольдә тоту системаларын өйрәнү өчен республика белгечләрен Австриягә чакырды.
Башкортстан властьлары Европа иле белән бәйләнешләргә зур игътибар бүлә. Быел июнь аенда Венада республика вәкиллеге ачылды. Дипломатик мәйданчык Европаның башка илләре белән бәйләнешләр булдыруда мөһим роль уйнар һәм төбәкнең тышкы икътисади эшчәнлеген үстерүгә булышлык итәр дип күзаллана. Шулай ук җәй көне Уфа-Вена туры авиабәйләнеше ачылды.
Читайте нас: