Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 ноябрь 2019, 22:50

"WhatsApp" җинаятьчеләргә юл ачамы?

Telegramга нигез салучы Павел Дуров WhatsApp мессенджерын тәнкыйтьләде. Эшмәкәр сүзләренчә, бу сервис кабат-кабат үз кулланучыларын кыен хәлдә калдыра, аларның шәхси мәгълүматларын ала һәм шул сәбәпле җинаятьчеләргә юл ача. Дуров WhatsAppны телефоннан мөмкин кадәр тизрәк бетерергә кирәк ди.

“WhatsAppта бэкдорлар (зыян сала торган программалар) янә барлыкка киләчәк, куркынычсызлык белән җитди проблемалар бер-бер артлы булачак дип май аенда ук әйткән идем”, - ди ул.Бу атнада WhatsAppта яңа бэкдор табылды. Баштагылары кебек үк, ул телефондагы бөтен мәгълүматларны хакерларга һәм махсус хезмәтләргә тапшыра икән. "Хакерга бары тик сезнең телефонга видео гына җибәрергә кирәк – һәм сезнең бөтен мәгълүмат җинаятьчеләр кулына эләгә”, - ди Дуров.
Павел Дуров әйтүенчә, WhatsApp кулланучыларының язышуын саклый алмый, алай гына да түгел, ул үзен "троян аты" кебек тота, ягъни смартфон хуҗасы артыннан "күзәтә". Дуров әйтүенчә, 2014 елда 19 млрд. долларга WhatsAppны сатып алган Facebook мессенджерны алганчы ук эзәрлекләү программаларында катнашкан булган.
Әгәр WhatsApp кулланучылары үз фотолары һәм язышуларының киң җәмәгатьчелеккә чыгуын теләми икән, мессенджерны бетерергә кирәк дип киңәш итә Дуров.
Дуровның бу тәнкыйтенә Русия элемтә министры урынбасары Алексей Волин үзенчә аңлатма бирде. Ул моны WhatsApp һәм Telegram арасындагы көндәшлеккә бәйле дип атады. Дуров, Телеграмга нигез салган кеше буларак, ватсапны тәнкыйтьли дигән фикерне әйтә Волин.
Бу хакта "Интертат" яза.
Фото: klevo.net сайтыннан
Читайте нас: