Тун тиресе йомшак булырга, "шатырдап" һәм "басып" тормаска тиеш. Йомарлап карагыз: тире кире үз хәленә кайтырга тиеш
Җөйләрнең сыйфатына зур игътибар итегез. Йоны коелмыймы - шуны карагыз. Йонны кирегә таба сыйпагыз. Әгәр дә йон коелса, сынса - сатып алмагыз.