Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 ноябрь 2019, 10:55

Депутатлар 31 декабрьдә ял итүне хуплап чыкты

Елның соңгы көнен, бәйрәм көннәренең гомум саны саклану шарты белән, ял көне итәргә була, ди Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт буенча комитет рәисе Ярослав Нилов.

Моңа кадәр Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, хатын-кызлар үтенече буенча, 31 декабрьдәге эш көнен 28 декабрьгә (шимбә) күчерде. Үзенең бу карарын төбәк башлыгы Яңа ел бәйрәменә төп әзерлек хатын-кызлар җилкәсенә төшә дип аңлатты. Аның бу карарын Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар сораулары буенча комитет рәисе Тамара Плетнёва (КПРФ) да хуплады.
Читайте нас: