Бу хәл миндә кызыксыну тудырды һәм моның төбенә тоз коярга булдым. Менә нәрсә ачыкланды: бу турнир безнең милли татар-башкорт көрәшенеке булып чыкты.
Искәрмә өчен. Көрәш төрле була: классик, ирекле, көнчыгыш көрәшләре (дзю-до, каратэ, джиу-джитсу, кунгфу һ. б.), япон сумосы. Нәрсә ул көрәш һәм нәрсә ул билбаулы көрәш? Әйдәгез, моңа ачыклык кертик.
«Көрәш» – билбаулы көч сынашу. Моңа карамастан ул «билбаулы көрәш» (классик) төреннән аерыла.
Төп аермалары:
1. Кием формасы төрле: көрәштә – кызыллы-яшелле, билбаулы көрәштә – зәңгәрле-яшелле күлмәкләр.
2. «Көрәш»тә алышның беренче яртысында кулга уралган билбаулар белән көч сынашалар. Бу өлеш чиста җиңү белән тәмамланмаса, аның икенче өлешендә билбаулар тыгыз итеп бәйләнә. Ә билбаулы көрәштә алыш билдә иркен бәйләнгән билбаулар белән бара.
3. «Көрәш»тә аударулар, сугып егытулар исәпләнми. Келәмнән көндәшеңне күтәреп салулар гына чутлана. Алым күрсәткәндә тубык, аяк белән күтәреп салулар рөхсәт ителә. Билбаулы көрәштә көндәшеңне төрлечә егыта аласың. Ә менә тубык, аяк белән күтәреп салулар кулланылмый.
4. «Көрәш»тә көндәшеңне каплау – үзеңне яклау чарасы гына, ул контралым булып исәпләнми. Ә билбаулы көрәштә каплау контралым була һәм уңай бәяләнә.
5. «Көрәш»тә һәм билбаулы көрәштә ярышлар төрле спорт дисциплиналары (авырлык категорияләре) буенча оештырыла.
«Көрәш» РФ Спорт минстрлыгы боерыгы белән (№ 208, 22.04.2013 ел) Бөтенрусия спорт төре итеп кабул ителде һәм Спорт төрләре реестрының икенче бүлегенә кертелде. Шулай ук «Көрәш» кагыйдәләре барлыкка килде.
Көрәшкә яңа кагыйдәләр кертелүгә һәм аның үзенчәлеклеге бераз югалуга карамастан, традиция сакланып килә. Моңа сабантуйлар ачык мисал булып тора. Андагы көрәш иң популяр ярыш төре булып тора, ул әле дә мәйдан тирәсендә алкышлар белән дәртләндереп торган бихисап кешене җыя. Ә түгәрәк – ул борын-борыннан яшәү символы, мәңгелек хәрәкәт булып исәпләнә. Димәк, без яшибез икән, милләтебез бар икән, милли көрәшебез дә яшиячәк. Ә бит әле монысы да бар: батырлар алышында, ничә яшь булуга карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Һәр авырлык категориясендә дә призлы урыннар чыгарыла. Үз авырлык категорияләрендә җиңү яулаган батырлар абсолют чемпион исеме алу өчен арытабан көрәшә, ә бу, һичшиксез, көрәшнең традициялегенә ишарә ясый.
Районыбызда көрәш зур популярлык белән казана. Аеруча сабантуйларда. Халык арасында, сабантуйларга көрәшне карар өчен генә барабыз, диючеләр күп. Район элек-электән көрәшчеләре белән дан тотты. Ул вакытларда алар югары титулларга ия булмады, әлбәттә. Әмма аларны, сабантуй батырлары буларак, барчасы да таный иде. Үз авылларында гына түгел, тирә-якта да, хәтта Куеда, Барда, Чернушкада да. Аларның кайберләрен генә телгә алып китик: Фрид Идиятулин, Борис Локманов, Рәмзил Сафин, Кирам һәм Марат Әбелкәрамовлар, Мәгъдән, Фидәрис, Альберт Гәрәевлар, Әхнәви Ситдыйков, Рәфит Бәдамшин, Фәнил Касыймов, Рәхиб Шәймөхәмәтов һәм башкалар.
Яшьләрдә бу спорт төренә кызыксыну уяту өчен зур игътибар бүленде. Энтузиаст-тренерлар ярдәмендә бербөтен көрәшчеләр плеядасы барлыкка килде. Алар төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яулый. Әмма проблема монда иде: республикадан гайре мәйданнарда көрәшчеләребез чыгыш ясый алмады, чөнки алда әйтеп киткәнчә, Русия реестрына «Көрәш» 2013 елда гына кертелде! Ягъни егетләребез сабантуйларда, укучылар спартакиадасы зачетына катнашыр өчен генә шөгыльләнде дияргә була. Спорт мастерына кандидат, спорт мастеры исемнәренә лаек булу хыял гына иде. Татарстан һәм Башкортстаннан ары көрәш рәсми дәрәҗәдә булмады. Бу елларда республика беренчелекләрендә Илшат Зекрин, Руслан Зарифҗанов, Алмаз Зәрафиев, Денис Якоб, Фәгыйль Касыймов, Рөстәм Галиев, Владислав Мәрданов, Артур Насыйбуллин, Айнур Шәйдуллин, Ринат Низаметдинов, Илсаф Хәйруллин, Айдар Гәрәев, Руслан Шәрифҗанов, Данир Шәвәлиев, Тимур Шәйхиев призлы урыннарга ия булды. Шуны да әйтеп үтү кирәк, көрәш Русия дәрәҗәсенә күтәрелгәч, берничә көрәшчебез Русия беренчелекләрендә җиңү яулап өлгерде. Алар: Илшат Зекрин, Руслан Зарифҗанов, Илсаф Хәйруллин, Рамил Бәдамшин.
Мондый гади булмаган шартларда тренер Идрис Гыйләҗев билбаулы көрәшкә басым ясарга карар кыла. Ә бу спорт төре Реестрда 2003 елдан алып теркәлә һәм аның буенча якташларыбыз яхшы күрсәткечләргә ирешә башлый. Бер-бер артлы спорт мастерына кандидат, спорт мастеры исемнәренә лаек булалар, БР, Русия җыелма командалары составына кертеләләр. Хәтта дөнья беренчелегендә дә катнашалар! Мәктәп партасы артыннан әле чыгып өлгермәгән укучыларның бу дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре үзе горурлык түгел мени?! Тренерлар анализ ясап, ирекле көрәш белән шөгыльләнгәннәр билбаулы көрәштә дә сынатмаганын ачыклады. Шуңа бу көрәш төрен үстерү дә максат итеп куелды. Шунысы сөенечле: читтән тренер таләп ителмәде – Идрис Гыйләҗев үзе ирекле көрәш буенча спорт мастерына кандидат.
Тик хәзер көрәш буенча районда хәлләр киеренке тора. Мин язмамны күптән түгел республикада узган турнирда безнең спортчыларыбызның катнашмаулары хакында башлаган идем. Р. Бәдамшин травма алган, И. Зекрин һәм Р. Низаметдинов төрле сәбәпләр белән ярышта катнаша алмаган. Ә яшьләр кайда? Алар ирекле һәм билбаулы көрәш белән шөгыльләнә. Чөнки Ф. Касыймов хаклы ялга киткәч, секция эшен дәвам итәр кеше табылмады. Бу бик тә хәвефле билге. Көрәш – ул бит безнең халыкның милли үзаңы булып тора, дип исәплим. Әгәр дә көрәшебез бетсә, без бит спорт төрен генә югалтмаячакбыз! Билбаулы көрәш никадәр генә популяр булмасын, милли көрәш халык рухын, үзенчәлеген саклый.
Әлегә соң түгел. Көчле, яшь егетләребез авылларыбызда бар әле, мәктәпләрдә җиһазлар сакланган. Бары тренер, нәкъ менә көрәш буенча тренер гына кирәк. Дөресрәге аларны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү зарур. Идрис Гыйләҗев «иреклеләр» һәм «билбаулылар» белән мәшгуль, милли көрәшне дә ул үз өстенә алалмый. Ә физкультура укытучыларын квалификация күтәрү курсларын тәмамлатып, көрәш буенча тренерлар ясау фикерен бик дөрес дип исәпләмим. Көрәш бик үзенчәлекле һәм травмалар алу ягыннан хәвефле спорт төре булып исәпләнә. Бәлки «Спорт көрәше – мәктәпләргә!» республика программасы чикләрендә бу проблеманы хәл итеп булыр?
Сабантуйларыбызда көрәшчеләребез матур уен үрнәкләре күрсәтеп, дан казансын, дисәк, бүгеннән үк чаралар күрергә кирәк.
Рәфит Фәйзрахманов.