Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 ноябрь 2019, 11:45

Милли симфоник оркестрның кышкы фестивале сезне кызыксындырамы?

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан Милли симфоник оркестрының кышкы фестивален Тимур Мөстәкыймов катнашлыгындагы концерт ачачак.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында бик күп эшләр башкарыла.

10 декабрьдә Башкортстанның Милли симфоник оркестрының кышкы фестивале ачыла.
Музыкаль форумның беренче вакыйгасы танылган Русия пианисты, халыкара ярышларда җиңүче, «2015 NTD International Piano Competition» һәм «Heida Hermanns International Competition» (АКШ, 2013) халыкара конкурсларында ике алтын медаль иясе Тимур Мөстәкыймов (Русия, АКШ) катнашлыгында концерт булачак.

Башкортстанның милли симфоник оркестрының баш дирижеры җитәкчелегендәге, Русия дәүләт академик симфоник капелласы һәм Русия Зур театры дирижеры Дмитрий Крюков Тимур Мөстәкыймов белән берлектә бөек урыс композиторы Петр Чайковскийның тууына 180 ел тулуга багышланган программа тәкъдим итәчәк.

Башлана 19 сәгатьтә.

Кышкы фестиваль 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Проект кысаларында концертлар Уфа һәм республика шәһәрләрендә узачак.
Читайте нас: