Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2019, 21:55

Имтихан бирүдә үзгәрешләр көтелә

Русиядә машина таныклыгы алуга имтихан этапларының бер этабы бетерелергә мөмкин.

Төзәтмәләрне киләсе елда кертергә мөмкиннәр. 2020 елның октябреннән машина таныклыгы алганда имтиханның ябык мәйданчыкта этабын гамәлдән чыгарырга ниятлиләр.
Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең имтихан эше бүлеге башлыгы Николай Гиляков белдерде. Хәзерге вакытта ЮХХДИ берничә норматив-хокукый акт әзерли, шуларның берсе имтихан үткәрү кагыйдәләренә кагыла. Үзгәрешләр B, C һәм D категорияләре буенча таныклыкка имтихан тапшыручыларга кагылачак. Әлегесе вакытта документларны Русия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка имзаларга әзерлиләр. Исегезгә төшерәбез, киләсе елның июленнән Русиядә машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүенең дә яңа тәртибе кертеләчәк. 2020 елның уртасыннан барлык гражданнарга алкоголизмга һәм наркотиклар куллануга анализлар тапшырырга туры киләчәк.

Читайте нас: