Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2019, 23:00

Чүпне яндырып котылмакчылар

Калдыкларны яндыруны чүпне эшкәртү дип танырга кирәк, диләр илнең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында.

Һәрхәлдә, ведомство, гамәлдәге законга үзгәрешләр кертүне әзерләп, Дәүләт Думасына тапшырмакчы.
Әзерләнгән төзәтмәләрдән күренүенчә, “электр яки җылылык энергиясе җитештерү өчен” каты коммуналь калдыкларны яндыруны утилизация дип танырга мөмкин.
Табигать министрлыгы милли проектның максатларын әнә шул рәвешле тормышка ашырмакчы дип фаразлый экспертлар. Чөнки милли проектка ярашлы, биш елдан соң Русиядәге калдыкларның өчтән бер өлеше, атап әйткәндә 36 проценты утилизациягә юнәлтелергә тиеш.
Моннын тыш бу министрлыкка чүп яндыру зводлары төзелешен, шулай ук экологик җыемнар исәбеннән дә финанслауга мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: