Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2019, 23:15

Дим бистәсендә студентлар шәһәрчеге булачак

Уфада студентлар кампусының 3D макетын тәкъдим иттеләр, аны Дим-10 микрорайонында төзергә планлаштыралар.

Студентлар шәһәрчеге проектында түбәндәгеләр каралган: 7160 студентка исәпләнгән биш 15 катлы тулай торак корпуслары, аспирантлар һәм укытучылар өчен 860 кешегә аерым тулай торак төзеләчәк. Анда шулай ук китапханә (архив һәм медиа-үзәк), конгресс-үзәк, аудиторияләр һәм туклану үзәге (ашханә, ресторан, пиццерия), фәнни-тикшеренү корпусы, лаборатория-тикшеренү корпусы, спорт-укыту корпуслары, бассейн, баскетбол залы, фитнес-зал, футбол мәйданы һәм йөгерү юллары булган стадион, өч катлы медицина корпусы, 120 номерга исәпләнгән кунакханәне үз эченә алган административ корпус, җир астында 1600 автомобильгә исәпләнгән ике катлы паркинг булачак. Якынча исәпләүләр буенча, кампусның гомуми бәясе - 11 млрд сум тәшкил итәчәк. Объект төзелешенә финанслауның бер өлешен 2020 елда фәнни-мәгариф үзәкләре төзү федераль проекты фондыннан алу планлаштырыла. Русия территориясендә, кимендә, шундый 15 фәнии- мәгариф үзәге төзү каралган. Әлегесе көндә шәһәрчек проектының документлары гариза бирү өчен әзерләнә.
Читайте нас: