Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2019, 00:25

Җиде яшьлек кыз тугызынчы каттан егылып төшкән

Хәзер аның песиен гаеплиләр.

Күптән түгел Яңа Уренгойда күпләрне таң калдырырлык вакыйга булган.
30 ноябрьдә иртән күпкатлы йортның тугызынчы катында урнашкан фатирда яшәүче әни белән җиде яшьлек кызы урамга чыгарга җыенган. Чыгып китәр алдыннан әни кеше, баланың ялгызын гына калдырып, фатирдан чыккан.
“Бу вакыт эчендә бала киенгән, яраткан песиен ранецка утырткан һәм аны аркасына элгән. Әнисе озак кайтмагач, кыз тәрәзәне ача, гәүдәсе белән яртылаш асылынып, урамны карарга уйлый. Ранецтагы песи тыпырчына башлый, һәм аның авырлык көче аркасында бала тәрәзәдән аска оча. Бәхеткә, алар бик йомшак тирән көрт өстенә килеп төшә һәм икесе дә исән кала», — дип хәбәр итә төбәкнең Тикшерү комитеты.
Зыян күрүче бала ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатыла, анда аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Яшәү өчен куркыныч тудыручы имгәнүләр билгеләнми. Хәзерге вакытта бу хәлне тикшерү бара. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: