Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2019, 23:10

“Кычытмаган җирне кашымагыз”: Радий Хәбиров түрәнең тәкъдимен тәнкыйтьләде

Башкортстан башлыгы билетсыз йөргән өчен җәмәгать транспорты пассажирларына штраф салу тәкъдименә үз фикерен әйтте.

Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмә барышында БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗановның билетсыз йөргән өчен җәмәгать транспорты пассажирларына штраф салу турындагы тәкъдимен тәнкыйтьләде.
Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, ведомство Административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр әзерли.
“Мин сездән моны эшләмәвегезне сорыйм. Пассажирларның җаваплылыгы турында ахырга кадәр тәртип урнаштыргач сөйләшәчәкбез. Бездә хәл итәсе мәсьәләләр бар әле. Транспорт вакытында йөри башлагач, автобусларда барлык түләү формалары кабул ителә башлагач, менә шуннан соң без сезнең белән пассажирлар җаваплылыгына әйләнеп кайтачакбыз. Кычытмаган җирне кашымагыз,” - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: