Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2019, 23:05

Мәгариф, медицина, социаль ярдәм көтеп торыр...

Бу өлкәләргә дәүләт ярдәме күпмегә киметелә?

Русиядә мәгариф, медицина, социаль өлкәгә чыгымнар киметелә. Кичә генә ил президенты шуңа кагылышы берничә документка кул куйды, дип хәбәр итә Правда.руИл бюджетына үзгәрешләр кертүче документ эчтәлеге һәркемгә дә кызыклыдыр. Аны finanz порталы жуналистлары да җентекләп тикшереп чыккан һәм уйлары белән уртаклашырга булганнар.
2019 елда дәүләт бюджетының 19 970,3 млрд сум тәшкил итеп, аның 18 489,5 млрд тотыныла. Димәк, бюджет елны профицит белән тәмамлый. Бу саннар ил президенты сайтында да куелган.
Киләсе елда чыгымнар арта. Дөрес булса, 247,9 миллиард сумга. Әмма бюджетның финанслану перспективасы барысы өчен дә шатлыклы түгел.
Документка ярашлы, дип яза finanz. ru, илнең мәгариф өлкәсенә 2020 елда 9,5 млрд сумга азрак акча бүленәчәк. Русия гражданнарына социаль ярдәм дә 11 млрд. сумга кимрәк булачак. Ә сәламәтлек өлкәсе якынча миллиардтан артыграк югалта.
Бу өлкәләрдән кискән акчаларны кемнәр ота?
Бу өлешкә көч структуралары, дәүләт телеканаллары һәм банклар ия булачак. Аларның матди базасы чирек триллионга арта!
Читайте нас: