Чынында, пенсияләр аена бер мең сумга артачак. Түләүләрне индекслауны, узган елдагы кебек үк, закон белән билгеләнгән вакыттан бер айга иртәрәк – 1 февральдә түгел, ә 1 гыйнварга кадәр башкарачаклар.
2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче русиялеләрнең уртача пенсия күләме аена 16 400 сум тәшкил итәчәк. Өстәмә түләүне 40 млн. кеше алачак.
2020 елның 1 апрелендә пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә туры китереп, дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр 7 процентка индексланачак. Мондый төр пенсияләрне 4 миллион эшләүче һәм эшләмәүче пенсионер ала.
2020 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата эквиваленты 3,8 процентка артачак. Бу 15 млн. кешегә кагылачак.