Тәтешле хәбәрләре
+18 °С
Облачно
Telegram
VK
МАКС
Телефоны доверия
Тат
Рус
Көнүзәк
5 Декабря 2019, 14:10
Һава торышы начарлана
Башгидрометтан хәбәр итүләренчә, 6 декабрьдә республика буенча болытлы һава торышы күзәтеләчәк, кар явачак.
Урыны белән буран, бозлавык булачак. Юеш карның чыбыкларга һәм агачларга сырылуы фаразлана.Юлларда көрт, кар өемнәре, бозлавык булачак. Көньяк-көнбатыштан искән җил вакыты белән көчлегә әйләнәчәк.
Төнен республика буенча һава температурасының 6–11 градус салкын булуы көтелә. Аяз вакытта -16 градуска кадәр түбәнәюе ихтимал. Көндез -3тән +2 градуска кадәр җылытачак.
Мондый һава торышында юлга чыгучыларга һәм водительләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"