Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 декабрь 2019, 09:05

Санлы һөнәрләргә бушлай өйрәтүгә гаризалар кабул ителә башлады

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан, Якутия, Татарстан, Ростов һәм Тула өлкәләрендә яшәүчеләр 5 декабрьдән санлы технологияләр белән бәйле һөнәрләр буенча бушлай белем алуга заявкалар бирә алачак. Бу - “Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган санлы сертификатлар буенча проект.

“Шәхси санлы сертификатлар системасы - “Русия санлы икътисады” гомумдәүләт проектының төп юнәлешләреннән берсе. Аны гамәлгә кертү өстендә “2035 университеты” юнәлеш буенча компетенцияләр үзәге буларак актив эшли, ул шулай ук системаны эшләүче һәм оештыручы”, - дип сөйләде “Санлы икътисад өчен кадрлар” юнәлеше буенча директор Андрей Сельский.

Пилот проектында һәр төбәкнең меңәр кешесе катнаша, алар түбәндәге юнәлешләр буенча укылачак: “Ясалма интеллект”, “Программалаштыру һәм IT-продуктлар булдыру”, “Сәнәгать дизайны һәм 3D модельләштерү”, “Киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматны яклау”, “Әйберләр интернеты һәм сәнәгать интернеты”, “Зур мәгълүматлар”, “Чикләнгән исәпләүләр”, “Биологик объектларның үзлекләре белән идарә итү технологияләре”.

«Кызыл таң» сайтыннан.

Читайте нас: