Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 декабрь 2019, 18:30

Водитель таныклыгы алуда тагын яңалыклар

ЮХХДИ имтиханнарның теоретик өлешен үзгәртергә уйлый.

Бүген яшь егет-кызлар һәм хаклы ялга чыккан өлкән ханымнар, чит илдән эш эзләп килүчеләр арасында водитель таныклыгы алырга теләүчеләр аеруча күп. Беренчеләрнең максаты киләчәккә омтылыш, иртәгәсе көнне уйлап бару булса, өлкән яшьтәге ханымнар оныкларын балалар бакчасына, мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртү уңайлы булсын өчен руль артына утырырга карар итә. Өченчеләренең максаты ачык.
Билгеле, юлда машиналар саны арта, кызганычка каршы, юл һәлакәтләре дә бик еш булып тора. Водитель таныклыгы алып кына утырган өлкәннәр саграк йөрсә, яшьләрнең кайберләре руль артына утыргач “канатлана”. Тизлекне, юл кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә кайгылы хәлләр килеп чыга. Уйласаң,уелып китәрлек. Болай дәвам итеп булмый бит инде.
“Юл хәвефсезлеге һәм имин юллар” милли проекты бу юнәлештә дә үзгәрешләр кертергә этәргеч бирде. Видеокүзәтүләр артты, таләпләр, штрафлар катгыйланды.
“ЮХХДИдә имтиханнарның теоретик өлешен дә үзгәртергә уйлый. Алга таба теоретик имтиханда биремнәр саны арттырылачак. Шулай ук штраф балларын бетереп куюлары ихтимал”,- диде ЮХХДИ имтиханнар бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Гиляков. Бу хакта РИА Новости мәгълүмат чыганагы хәбәр итә.
Русия дәүләт автоинспекциясендә хәвефсез йөрүгә кагылышы сорауларны арттыру кирәклеген бик җитди таләп буларак белдерәләр.
Николай Гиляков һәр категория буенча аерым бүлекләр төзү кирәк булыр. Анда психология һәм медицина буенча сораулар кертелергә тиеш, диде.
“Яңалыклар 2020 елның октябреннән кертелер. Имтихан тапшыру маршрутлары да үзгәртеләчәк. Кайсы юлдан китәргә, кайсы урамнан үтәргә, кайда борылырга – боларны имтихан кабул итүче инспектор үзе хәл итәр, мөгаен”,- диде Н.Гилев. Хәер, бу вариантны инде имтихан алучылар куллана, хәлбуки, Уфа инспекторлары, һәм биш минуттан таныклык алып, үзаллы йөрергә уйлаган кеше өчен бу сынау стресс булырга тиеш түгел.
Читайте нас: