Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 декабрь 2019, 08:35

Үз продукцяңне сат һәм субсидия ал

Башкортстанда тагын өч оешмага үзләренең продукцияләрен чит илгә экспортка чыгарганда алган транспорт чыгымнарының бер өлешен республика казнасыннан каплата алу хокукы бирелде.

Бүгенге көндә дәүләт ярдәменә 34 компания ия. Быелгы елда аларга 40 млн. сум ярдәм каралган булган, әлеге вакытта 32,7 млн. сум үзләштерелгән.
Экспортка төрле товар – игеннән алып вертолетка кадәр чыгарып була. Субсидия алу хокукы Ишембай катализаторлар махсуслаштырылган химик заводы, “Уралснабресурс” һәм “Башкортстан күмере” оешмаларына бирелде. “Бу компанияләр экспортны хуплау үзәгенең актив кулланучылары. Алар чит ил күргәзмәләрендә катнаша, контрагентлар тикшерүенә мөрәҗәгать итәләр, семинарларга, мастер-класларга йөриләр, - дип бәян итте БР тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетының матбугат сәркәтибе Илгизәр Саньяров. – Башкортстан экспортерларының транспорт чыгымнарын өлешләтә каплату программасы “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектына ярашлы каралган”.
Пилот партияләрне чит илгә чыгарган өчен компенсациянең максималь күләме 1 млн. сум, даими рәвештә чыгарганнарга 5 млн. сум тәшкил итә. Матди ярдәмгә Башкортстанда теркәлгән һәм чит илгә үзе ясаган продукцияне чыгаручы эшкуарлар яисә компанияләр өмет итә ала. Программа 2019 елның июнь аенда старт алды.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: