Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 декабрь 2019, 16:50

Бурычы бармы? Пенсиясенә тимәскә!

Илнең Икътисади үсеш министрлыгы бурычы булган гражданнарның бурычларын пенсияләреннән тотуны тыярга тәкъдим итә, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Бу хактагы документны карау өчен закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиягә юллаячаклар. Мәгълүматны Хезмәт һәм Икътисади үсеш министрлыгында да раслаганнар.
Әлеге вакытта пенсия банкка һәм коммуналь түләүләр буенча булган бурычларны, штрафларны капларга мөмкинлек бирүче чыганак булып исәпләнә иде. Инициатива авторлары белдерүенчә, болай итү гражданнарның пенсиягә хокукын чикли, Конституцияне боза.
Хәзер инде Икътисади үсеш министрлыгы пенсиядән торак-коммуналь хуҗалыгы буенча бурычларны, штрафларны һәм җинаять кылганнан соң зыянны каплау бурычын түләтү мөмкинлеге итеп кенә калдырырга тәкъдим итә.
Шуның белән беррәттән минималь пенсияләрдән, картлык буенча страховкалау пенсияләреннән, хәрби пенсионерларның пенсиясеннән, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособияләрдән бурычны тотып калуны бөтенләй тыярга тәкъдим итәләр. Бу инициатива нәрсә булып бетәр, киләчәк күрсәтер.
Читайте нас: