Тәтешле хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Telegram
VK
МАКС
Телефоны доверия
Тат
Рус
Көнүзәк
9 Декабря 2019, 11:50
Хезмәт хаклары артырмы?
Хезмәткәрләренә эш хакын арттырырга әзер компанияләр саны арта.
Русия предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хезмәткәрләргә эш хакын арттырырга әзер компанияләр саны арта.
Сораштырылучыларның 35%ты киләсе елда хезмәткәрләренә эш хакын арттырмаячакларын белдергән. Бу узган елгы сораштырудан 21%ка кимрәк. Шул ук вакытта сораштырылучыларның 25%ты (узган ел 18%) окладларны арттыру нияте турында сөйләде.
Мондый нәтиҗәләр алдынгы квалификацияле кадрларны саклап калу теләге белән аңлатыла, ди “Работа.ру” сервисы башлыгы урынбасары Александр Ветерков.
Аның сүзләренә караганда, күп компанияләр яңа хезмәткәрләр эзләүгә караганда булган хезмәткәрләрне матди мотивация ярдәмендә саклап калып, акчаны янга калдыра алачакларын яхшы аңлый.
Шул ук вакытта сорашып-белешүдә катнашкан хезмәткәрләрнең 19%ты гына 2020 елда хезмәт хакларының артуын көтә. Хезмәткәрләрнең 36%ты инфляция дәрәҗәсенә дә күтәрелер дип өметләнмиләр.
Чыганак: finance.rambler.ru
Фото: finance.rambler.ru
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"