Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 декабрь 2019, 09:45

Корылтай депутаты: Яңа елга әзерләнү урынына ятимнәргә фатир сатып алырга тәкъдим итәм

Үткән җомгада Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Дмитрий Чувилин республиканың финанслар министры Лира Игтисамовага запрос җибәргән.

Анда ул быел Башкортстанны яңа елга бизәү өчен рекорд сумма бүленүгә карата үз карашын белдергән.
Дмитрий Чувилин әйтүенчә, республика шәһәрләренең урамнарын бизәү һәм чыршылар кую өчен власть 115 миллион сум акча түгәргә җыена. Алдагы елда рәсми делегацияләрне кабул итү, киңәшмәләр оештыру 8,7 миллион сумга басачак. Депутат фикеренчә, бу акчаларны балаларга ярдәмгә юнәлтү яхшы булыр иде.
“Запрос җибәрдем. Үземнең аптыравымны белдердем. Ятим балалар өчен 80 фатир хакына тиң суммаларны туздыру “чума выкытында пир”ны хәтерләтә”, дип язган Чувилин социаль челтәрләрдә.
Исегезгә төшерәбез, төбәктә Яңа елга әзерләнү өчен 270 миллион сумга якын акча бүлү каралган. Аның 120 миллионын республика бюджеты бүләчәк, бер өлешен “Башкорт сода компаниясе” дип хәбәр итә ufatime.ru.
Читайте нас: