Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2019, 16:15

АВЫЛДА ЯШӘҮЧЕЛӘРГӘ ТАШЛАМАЛЫ КРЕДИТ БИРӘЧӘКЛӘР

Авылда яшәүчеләргә льготалы кредитлар бирә башлаячаклар.

2020 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүчеләргә йортларын төзекләндерү өчен льготалы кредит биреләчәк. Гражданнарга 5 проценттан артмасын өчен Хөкүмәт процент ставкаларына субсидия бирәчәк. Бу хакта "АиФ" гәзите яза.
Шушы көннәрдә Премьер-министр Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең әлеге карарына кул куйган. Авылдагы йортны төзекләндерү, скважина бораулау, өйгә үзәк яки автоном электр, су һәм газ кертү, канализация һәм җылылык үткәрү өчен ташламалы кредитлар алып булачак. Күпчелек төбәкләр өчен кредитның күләме 250 мең сум дип чикләнгән. Ленинград өлкәсендә һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүчеләр 300 мең сумга кадәр кредит алырга мөмкин.

Карарда күрсәтелгәнчә, эшләр подрядчы оешма белән төзелгән килешү буенча башкарылса гына кредит биреләчәк. Ягъни, кредит алып, йортны үзең генә төзекләндереп булмаячак.
Читайте нас: