Уфа районының Дорогино авылында балалар урламакчы булганнар. Җитмәсә, бу хәл ике тапкыр теркәлгән.
Иң башта билгесез кешеләр балаларга "Мazda", арытаба, "ВАЗ" машиналарында һөҗүм иткәннәр. Аллаһка шөкер, аларның ниятләре тормышка ашмаган. Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерүләр бара. Полиция хезмәткәрләре шул марка машиналарын тикшерә.