Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2019, 10:35

Радий Хәбиров залны елатты

Радий Хәбиров «Минем әти алдаша» социаль видеоролигын күрсәткәч, Башкорстан Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга юлламасын тыңларга «Торатау» Конгресс-холлына җыелучыларның күбесе күз яшьләрен тыя алмады. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Бу ролик — режиссер Айнур Әскаровның Азиядә бик популяр булган видео-социаль рекламасына якын. Иң элек ролик Гонконгта страховка компаниясенең социаль җаваплылыгы кысаларында төшерелгән. Беренче көннәрдә үк аны 7 миллион кеше караган.«Башинформ» хәбәрчесе сораштырган кешеләр фикеренчә, бу роликта салынган идея инде йөзләгән мең баланы коткарып калган һәм Русия өчен адаптация узганнан соң, нәкъ менә безнең илдә дә эшләячәк.

Радий Хәбиров әлеге роликны күрсәтте һәм андагы традицион гаилә кыйммәтләре турында болай диде:

«Без агрессив, ясалма субкультура, ягъги childfree күренешенең яшьләргә кискен йогынты ясавына түзеп тора алмыйбыз. Безнең юл - күпбалалы ныклы гаиләләр, балаларны игелек, вөҗдан, гадел хезмәт, гаилә һәм тугрылык законнарына таянып тәрбияләү».
Фото: "Башинформ"
"Кызыл тан" сайтыннан
Читайте нас: