Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2019, 10:55

Владимир Путин Зеленский белән Парижда очрашачак

#ВладимирПутин

Русия һәм Украина президентлары Владимир Путинның Владимир Зеленский белән очрашуы Елисей сараенда "Нормандия саммиты"ннан соң узачак, дип хәбәр итә РИА Новости сайты.
Русия, Украина, Франция һәм Германия башлыклары очрашуы Мәскәү вакыты белән 18:00дә башланырга тиеш дип хәбәр ителә.
Шуннан соң катнашучыларның матбугат конференциясе узачак. Сөйләшүләр 2 сәгать 45 минут дәвам итәр дип көтелә.
Моннан тыш, саммит башланганчы икеяклы очрашулар планлаштырылган. Аерым алганда, Владимир Путин Германия канцлеры Ангела Меркель, ә аннары Франция Президенты Эммануэль Макрон белән очрашачак.
Читайте нас: