Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2019, 18:25

Өч районда – яңа җитәкче

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә “үткән атнада өч районда кадрлар алышынды” дип хәбәр итте.

Благовар районы хакимияте җитәкчесе вазифасына Марат Йосыпов тәгаенләнде. Моңа кадәр ул республика башлыгының муниципалитетлар белән бәйләнеш буенча идарә киңәшчесе булып эшләде.
Хәйбулла районы хакимиятендә дә – яңа җитәкче. Хакимият башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Рөстәм Шәрипов билгеләнде, аңа кадәр ул Бөрҗән районын җитәкләде. Аның урынына исә хакимият башлыгының икътисад буенча урынбасары Газиз Манапов куелды.
“Бер районда нәтиҗәле эшләгән башлыкның горизонталь буенча икенчесенә – территориясе, халкы һәм икътисади мөмкинлекләре буенча зуррак районга күчүе – гадәти ротация”, – дигән комментарий бирде Радий Хәбиров.
Фото: sreda24.ru
Читайте нас: