Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2019, 14:55

Республика башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның төп шәһәрләренең урамнарын гранитка “киендерәчәкбез” диде.

Республика башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның төп шәһәрләренең урамнарын гранитка “киендерәчәкбез” диде. Республика башлыгы сүзләре буенча, Октябрьскийда инде гранит бордюрлар урнаштыралар.

Республика башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның төп шәһәрләренең урамнарын гранитка “киендерәчәкбез” диде. Республика башлыгы сүзләре буенча, Октябрьскийда инде гранит бордюрлар урнаштыралар.
Республика оешмалары моннан отачак дияргә дә була, чөнки узган “Төзелеш сәгате”ндә төбәк җитәкчесе: “Бу эш кысаларында безнең оешмаларга да, һичшиксез, заказлар булачак”, - диде.
Бу юнәлеш буенча заказларның шактый өлеше республикада формалашачак.
Әйткәндәй, таш белән түшәлгән урамнар үз тарихын граниттан башлый дисәң дә була. Гранитны тыгыз һәм озак саклануы өчен кулланганнар.
Тәүдә гранитны Русиянең төньяк башкаласы – Санкт-Петербургта күпләп куллана башлаганнар. Һәм 100 еллап вакыт үтүгә Петербургның барлык диярлек тротуарлары һәм мәйданнары гранит белән түшәлеп беткән. Петербургта бу ташны юкка сайламаганнар икән. Аның бер өстенлеге бар – ул су тәэсиренә тотрыклы. Гранит түшәлгән тротуарларның хезмәт срогы чикләнмәгән.
Автор : Альфия Шакирьянова
Чыганак: ufatime.ru
Фото: ufa.granitnaya-bruschatka.ru
  • Читайте нас: