Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2019, 17:15

Беренче килешүләр имзаланды

Бүген Уфада “Башкортстан чакыра!” инвестицияләр форумы үтте. Аның кысаларында инвесторлар белән беренче килешүләргә кул куелды.

Алар арасында порошоклы силикагель җитештерүне оештыруга бәйле инвестпроект бар. Башкортстанның бу өстенлекле проектын Салават шәһәрендә тормышка ашырачаклар. Аңа ярашлы, Салават катализаторлар заводы территориясендә порошоклы силикагель җитештерү буенча яңа корылма төзү күзаллана. “Проект куәте – елына 2 мең тонна, җитештерүне киләчәктә арттыру ихтималы карала”, – диләр республиканың Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгында.
Икенче килешү республикада углеводородлы газларны исле углеводородларга эшкәртү корылмасын төзү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыруга бәйле. “ДоГа” финанс төркеменең бу проекты агымдагы елның ноябрендә Инвестиция сәгатендә каралган иде. “Җир участокларын торглар үткәрми генә алуга боерык әлеге вакытта Башкортстан башлыгы хакимиятендә килешенә”, – диләр төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгында.
Моннан тыш форум барышында республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Уфа йорт төзү комбинаты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Монда сүз Башкортстанда эре панель йортлар төзелеше заводын төзү буенча инвестиция проектын тормышка ашыру турында барды.
Читайте нас: