Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2019, 22:05

Умартачылар дәүләт ярдәме алачак

Башкортстан балы һәр төбәктә таныш.

Республикада җитештерелгән бал - республиканың визит карточкасы. Чыннан да, бездәге балның тәмен, шифалылыгын чит илдә яшәүчеләр дә яхшы белә. Шунысы да куаныч, бу төр җитештерүчәнлеккә игътибар да артканнан-арта.Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы умартачылык өчен нәселне дәвам иттерүче бал кортларын сатып алу чыгымнарының яртысын дәүләт ярдәме белән каплау турындагы башлангыч белән чыкты.
Билгеле булуынча, башкортстанлыларны Бөрҗән балы җитештерү конкурсына чакырганнар. 15 умартачы әлеге конкурста катнашырга теләк белдергән дә инде. Клнкурсның максаты - генетик яктан саф бал кортлары үрчетү һәм югары сыйфатлы бал җитештерү.
Авыл хуҗалыгын үстерү - Президент Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары юнәлешләре арасында да зур урын били. Бу башлангычның республикада умартачылыкны үстерүгә кагылуы башкорт балының дәрәҗәсен тагвн да үстерәчәк.
Фото twitter.com
Читайте нас: