Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2019, 10:50

Биш көннән өч көнгә кадәр кими

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

2020 елдан яман шеш белән авыручылар өчен ОМС полислары аша медицина ярдәмен көтү вакыты үзгәрә.Чир башлануга шик туу һәм белгеч-онкологта тәүге кабул ителү вакыты арасы 3 эш көненнән артмаска тиеш. Бүгенгә бу 5 көн тәшкил итә.
Шул ук вакытта пациентларның югары технологияле медицина ярдәме алуга да хокуклары арта. Яман шеш белән авыручылар өчен компьютер томографиясе процедурасын көтү чоры 14 көннән 7 көнгә кадәр кыскара.
“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында финансланучы яман шешкә каршы көрәш программасына 2020 елда өстәмә рәвештә 50 миллиард сум акча бүленәчәк. Нәтиҗәдә, бу максатка гомум чыгымнар 120 миллиард сумга барып басачак. Бу, әлбәттә, медицина ярдәме күрсәтүнең мөмкинлекләрен арттырыр.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: