Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2019, 10:40

Ил башлыклары сөйләште

#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин һәм Франция лидеры Эммануиль Макрон телефон аша сөйләште.
Сүз гамәлдә Украина аша ЕСка газ транзитлау турында барды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте җиткерде.
Путин Макронга 9 декабрьдә Норманд саммитын яхшы оештырган өчен дә рәхмәт белдерде.
Лидерлар ирешеләгән килешүләргә уңай бәя бирде. Дәүләт башлыклары Сүриядәге хәлләр турында да сөйләште. Ливия буенча фикер алышты. Хәлне сәяси-килешү юллары белән хәл итү кирәклеген билгеләде.
Кремльдә белдерүләренчә, аралашу турында тәкъдимне Франция ясаган.
Фото: RT
Читайте нас: