Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2019, 18:40

КАНЛЫ ШПРИЦЛАР...

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА.Күптән түгел редакциягә торак-коммуналь хезмәтендә эшләгән апа күз яшьләренә манчылып килеп керде. “Урамда көзге яфракларны җыеп йөргәндә кулыма ялгыш наркоманнар ташлап киткән канлы шприц кадалды. Нишләргә дә белмим. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы чакырырга микән әллә?” дип киңәш сорады ул.

Апаны бераз тынычландыргач, 03 номерын җыйдык. “Кайгырмагыз, тиз арада ВИЧ-инфекция үзәгенә барып анализ бирегез”, - диделәр анда. Апа үзе генә барырлык хәлдә түгел иде, тиз генә киендем дә аны Цюрупа урамына алып киттем. Үзебез белән теге кәһарле шприцны да алдык. Безнең бәхеткә, үзәктә кеше күп түгел иде. Хәлне аңлаткач, безгә регистратурада кайсы кабинетка керергә кирәклеген әйттеләр. “Авария хәлләренә тарыган кешеләргә ярдәм күрсәтү бүлеге анда”, диделәр. Апа белән көтеп утырабыз. Ярым ачык ишектән табибның бер авыруны тирргәгәне ишетелә. Табиб: “Нигә сезне эзләп табарга мәҗбүр итәсез соң? Сезне яшәтәсе, дәвалыйсы килә бит, көзгегә карагыз әле, сез бит яшь, сезгә әле яшәргә дә яшәргә”, - ди. Авыру үзенчә акланып маташа. “Балалар да тирги инде мине, бар табибка, бар диләр. Вакыт җитми бит...”. Табиб инде дәшми, чөнки авыру үзе дә аңлап тора: бу фани дөньядан китеп барсаң, гомерне кире кайтарып ала алмыйсың...
Апабыздан баш табиб исеменә гариза яздырдылар. Нинди шартларда шундый хәлгә тарыган, тәфсилләп язды. Аңа шунда ук анализ билгеләделәр. Тагын бер, аннан 3, аннан 6 һәм 12 айдан соң яңадан ВИЧка кан анализы бирергә кушып, вируска каршы ике кап дару биреп, гепатитка да анализлар бирергә кирәклеген әйтеп чыгардылар. Табиб: “Шприцыгыз иске, ВИЧ-инфекциянең вирусы, бәхеткә, тиз үлә. Наркоман кадаган шприцны берничә минут эчендә сез куллансагыз, эләгер иде. Әмма тынычланырга ашыкмагыз, сифилис, гепатит кебек паразитларның вируслары, кызганычка каршы, озаграк яши”, диде...
Апа азрак тынычланды. Шул көнне үк Интернет челтәрен ачып, мондый хәлдә калганнарның үзләре турында язганнарын укып утырдым. Табиблар әйтүенчә, иске шприцка кадалучылар В һәм С гепатиты, ВИЧ-инфекция эләктерү ихтималына ия.
Цивилизация алга киткән илләрдә, әйтик, Швейцариядә наркоманнарга яңа шприцлар бирәләр икән. Кулланылган шприцларны ташлар өчен махсус урналар урнаштырылган. Наркоманнарның күбесе куркыныч булып саналган С гепатиты һәм үлемечле СПИД белән авырый. Алар инәсенә ялгыш кына кадалу да җитә: һәм кешегә шприцта калган кан белән инфекция күчә. Канлы шприцлар теләсә кайда ятарга мөмкин: табигать кочагында, паркларда, балалар мәйданчыкларында, подъездларда, почта тартмаларында...
Урамда китеп барганда да аяк астындагы канлы шприцка абайламый басарга, комда уйнаган бала да күрми инәгә кадалырга мөмкин...
Әгәр:
Ялгыш канлы шприцка кадалсагыз, иң беренче кадалган урынны яхшы итеп су белән юарга кирәк. Һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә. Кирәкле анализларны бирергә, прививкалар ясатырга һәм табиб биргән вируска каршы даруларны эчү мөһим.
Хәлләр аяныч
Былтыр Уфа шәһәрендә 180 тирәсе кеше шундый авария хәленә юлыгып, бу үзәккә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Кызганычка каршы, соңгы елларда ВИЧ-инфекция белән зарарланучылар саны артуы күзәтелә. Иң күп инфекциялеләр Нефтекама, Салават, Күмертау, Стәрлетамак шәһәрендә, Нуриман, Краснокама, Мәләвез, Зианчура, Благовещен һәм Чишмә районнарында. Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, хастаханәләрдә инфекция йоктыру очрагы бер тапкыр да булмаган. Инструментлар бер генә тапкыр кулланыла, ә күп кулланыла торганнары аерым стерилизация үтә. Донор каннары да тикшерелә, башта ярты ел суыткычта тотыла, аннан берничә тапкыр тикшерү үткәннән соң гына башка кешегә куллану өчен тапшырыла. Бөтен бәла – наркоманнарның бер шприц белән куллануы.
Русия наркоконтроль федераль хезмәте җитәкчесе Виктор Иванов әйтүенчә, бүгенге көндә Русиядә 8,5 млн наркоман бар. Урамда кылынган һәр бишенче җинаять наркоманнар тарафыннан ясала. Русия дөньяда героин куллану буенча беренче урында тора. Дөньядагы бөтен героинның 21 проценты нәкъ безнең илдә сатыла.
Экспертлар ел саен наркоманнарның сафларын 80 меңләп үсмер һәм бала тулыландыра, ди. Бер наркоманга көненә бер грамм героин кирәклеген санасаң, көненә 8,5 млн наркоманга 8,5 млн грамм наркотик кирәк. Ә елына? 365 көнгә 3 млрд 102 млн 500 мең доза героин. Наркотик сату – иң керемле бизнес төре. Әфганстанда аның бер килограммы 9 мең доллар торса, Мәскәүдә ул бик җиңел генә 150 мең долларга “оча”. Наркобизнестан кергән акчаларга, кем белә, меңләгән казино, ресторан, базар, кафе ачыладыр. Ә бит уйлап карасаң, бу кемнәрнеңдер бер газиз баласын энәгә утыртып эшләнгән “кан”лы акчалар...
Соңгы сүз
Кызганычка каршы, Башкортстан наркотрафикның юл чатында урнашкан. Әфганстаннан Урта Азиягә кертелгән наркотик матдәләр Русиягә Башкортстан аша китә. Һәм күпмедер тоннасы безнең республикада торып кала дигән сүз. Наркобароннарга балаларның күбрәк наркоманга әйләнүе кирәк. Алар өчен һәр бала көн саен сатып алына торган бер грамм наркотик. Игътибарлы булып, балаларыбызны да, үзебезне дә бу хәшәрәттән сакласак иде.
Читайте нас: