Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2019, 17:35

Путин: “Чыгармый торыйк әле”

Владимир Путин Мавзолейдан Ленин гәүдәсен чыгаруга каршы булуы турында әйткән.

“Минемчә, аңа тияргә кирәкми. Һәрхәлдә, язмышын, гомерен, совет чоры казанышларын аның белән бәйләгән кешеләр булганда. Ә андыйлар бездә күп”, - диде Русия лидеры ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә.
Президент әйтүенчә, Ленинның гәүдәсен күчереп җирләү темасына кермәскә, ә алга барырга һәм актив рәвештә үсешергә кирәк.

Читайте нас: